В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Электр уты көндезге сәгатьләрдә бетеп торачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 10-нчы март). 11-нче мартта Казанның кайбер йортларында вакытлыча ут булмаячак.
8.00-дән 17.00-гә кадәр Мәскәү районында электр утын сүндерәчәкләр: Төньяк-Көнбатыш ур., 19.
Идел буе районында 8.30 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр Авангард урамы, шулай ук Калинин поселогындагы Авангард тыкрыгы, Аркылы Сормово, Сормово, Төмән, Школьная урамнарында ут булмаячак.
9.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр Совет районының Дәрвишләр бистәсендәдә утны сүндерәчәкләр: Начальная ур., 2, 4, 6 (101-нче мәктәп), 9/10, 12, 12а, 14, Совет ур., 4, 5, 6, 8, 12/8, 14, 14а (101-нче мәктәп), 15/10, 17/1, 18 (Сәидгалиев исемендәге мәдәният йорты), Стадион ур., 2, 5.
Ут бетеп тору электр тапшыру линияләрен (ЛЭП), трансформатор кече станцияләренең электротехник җиһазларын планлы ремонтлау һәм Казан электр челтәрләренең тарату челтәрләренә техник хезмәт күрсәтү белән бәйле, дип хәбәр итә «Сетевая компания» ачык акционерлык җәмгыяте.