Татарстан башкаласында 11 гаиләгә чиратсыз социаль ипотека программасы буенча торак алырга ярдәм итәчәкләр. Мондый карарны Казан шәһәре Думасы депутатлары XXXIII сессиядә кабул итте.
Торак сәясәте идарәсе башлыгы
Лилия Шәрипова хәбәр иткәнчә, торак шартларын яхшыртуга ашыгыч ярдәмгә мохтаҗ шәһәрлеләр исемлегенә авыр тормыш хәлендә калган һәм тораксыз калган бер гаилә, МХО-да катнашучыларның 10 гаиләсе, шул исәптән һәлак булучылар да кергән.
Гражданнар ТР Дәүләт торак фонды белән килешү төзиячәк. Башлангыч кертем нибары мең сум тәшкил итәчәк. Түләүләр җәдвалы социаль ипотека программасы нигезендә төзеләчәк.
Кичектергесез ярдәмгә мохтаҗ дип танылган гаиләләр, эшчәнлек өлкәсенә карамастан, максатчан квота буенча Салават Күпере торак районында фатир сайлый алачак. Башка социаль ипотека программасы буенча фатир алырга чират торган кешеләр кебек, аларга өч ел көтәргә туры килмәячәк.