Бу суүткәргеч челтәрләрендәге эшләр белән бәйле.
(Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы июль). 11-нче июльдә Киров районының кайбер йортларында су булмаячак. Бу суүткәргеч челтәрләрендәге эшләр белән бәйле.
11-нче июльнең 9.00 сәгатеннән 12-нче июльнең 6.00 сәгатенә кадәр су түбәндәге адреслар буенча булмаячак: Горький шоссесы, 2-нче номерлы йорттан 30-нчы номерлы йортка кадәрге җөп санлы йортларда һәм 11-нче йорттан 49-нчы йортка кадәр так санлы йортларда, Ново-Светлая урамы, 2, 11, Окольная урамы, 1, 3, 5, 7, 9 (137-нче балалар бакчасы), 16, шулай ук түбәндәге урамнар буенча урнашкан йортларда: Октябрьнең 40 еллыгы, Глазово, Маршрут, Можайский, Пархоменко, Самара, Телецентр, Юбилей.
«Водоканал» муниципаль унитар предприятиесе халыктан алдан су запасы җыеп куюларын сорый. Су салынган автоцистерналар кергән гаризалар буенча урнаштырылачак.