Көндез явым-төшем көтелми.
(Казан шәһәре KZN.RU, 10-нчы август). 11-нче августта Казанда алмашынучан болытлы һава торышы фаразлана, явым-төшем көтелми. Төньяк-көнбатыштан талгын җил исәчәк. Бүген төнлә - +9 - +11, көндез +21-дән +23 градуска кадәр җылы булачак.
Гомумән алганда, республикада да алмашынучан болытлы һава торышы булачак. Явым-төшем көтелми. Төньяк-көнбатыштан талгын җил исәчәк. Төнге сәгатьләрдә һава температурасы +7-дән +12 градуска кадәр, көндез +18-дән +23 градуска кадәр булачак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.