В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Экспонатлар Эрмитаждан, Россия этнография музееннан һәм Дәүләт тарих музееннан кайтарылган.
Фото: Денис Гордийко
Күргәзмәдә Рус этнография музееннан XIX гасырның уникаль костюмнары, алтын белән тегү, күн мозаикасы, зәркән эшләнмәләре тәкъдим ителәчәк. Шулай ук күргәзмәдә тамашачыларга X–XIII гасыр археологик артефактлары, XIX – XX гасыр башындагы этнографик һәйкәлләр һәм заманча рәссам Азат Миннекаев эшләре тәкъдим ителәчәк.
Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган күргәзмә 4 нче сентябрьгә кадәр ачык булачак. Экспозицияне «Пушкин картасы» буенча карарга мөмкин, дип хәбәр иттеләр ТР Милли музееның матбугат хезмәтендә.