В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Ярышлар Казанда һәм республиканың башка шәһәрләрендәге 35 мәйданчыкта узачак.
Фото: «Россия – мөмкинлекләр иле» автоном коммерцияле булмаган оешмасының матбугат хезмәте
Чемпионатта 14 яшь һәм өлкәнрәк яшьтәге инвалидлар һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән затлар катнашачак. Ярышлар 87 компетенция буенча узачак: «Виртуаль һәм өстәмә чынбарлыкны эшләү», «Пешекче эше», «Плитка җәю», «Робототехника», «Лаборатория химик анализы», «Зәркән эше» һ.б., дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте.
Илкүләм чемпионатның финалы гадәттәгечә Мәскәүдә узачак.
«Абилимпикс» чемпионатлары инвалид һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә үзләрен ачарга, һөнәр сайларга һәм профессиональ компетенцияләрне потенциаль эш бирүчеләргә дә күрсәтергә мөмкинлек бирә. Татарстан Республикасында һөнәри осталык чемпионатлары 2017 елдан башлап ел саен үткәрелә.
Региональ чемпионатны «Абилимпикс» илкүләм үзәк һәм «Россия – мөмкинлекләр иле» автоном коммерцияле булмаган оешма ярдәме белән ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм «Абилимпикс» хәрәкәт үсеше региональ үзәге оештыра.