Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
02.10.2018, 15:23

Проблемалы “МЧС” торак комплексында 5-нче номерлы йорт кулланышка тапшырылды

Бер елдан да әзрәк вакыт эчендә стеналарга кирпеч өелгән, барлык коммуникацияләр үткәрелгән, эчке эшләр башкарылган, лифтлар урнаштырылган.

(Казан шәһәре KZN.RU, 2-нче октябрь, Алсу Сафина). Казанның Академик Губкин урамында урнашкан проблемалы “МЧС” торак комплексында чираттагы йорт кулланышка тапшырылды – 5-нче номерлы йортта 102 фатир бар. Казан Мэры Илсур Метшин билгеләп үткәнчә, әлеге йорт буенча мәсьәләне өч ел тирәсе чишкәннәр. Төзелеш эшләре бер ел элек янә кайный башлаган һәм кыска вакыт аралыгында тәмамланган. Шәһәр башлыгы сүзләренә караганда, һәр яңа тапшырылган йорт белән торак комплекс тагы да төзекләндерелә һәм биредәге тормыш тулы көчкә кайный бара.

Исегезгә төшерәбез, торак комплексның бишенче йорты төзелеше 2012 елда башланган иде. 2014 елда, төзүче “Фон” ҖЧҖ компаниясендә проблемалар килеп чыгу аркасында, төзелеш эшләре туктатылды. Ул вакытта йорт якынча 30%-ка әзер иде – каркас тулысынча күтәрелгән, диварларга өлешчә кирпеч өелгән.

Йорт төзелеше бер ел тирәсе элек яңартылды, объектка “Ак Таш” ҖЧҖ подрядчы булып алынды. Бер елдан да әзрәк вакыт эчендә стеналарга кирпеч өелгән, барлык коммуникацияләр үткәрелгән, эчке эшләр башкарылган, лифтлар урнаштырылган. Йорт ишегалдында заманча балалар мәйданчыгы ясалган.

27-нче сентябрь көнне ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе “МЧС” торак комплексындагы 5-нче номерлы торак йорт буенча техник регламентлар һәм проект документациясе таләпләренә туры килүе турындагы бәяләмә тапшырды. Бүген 6 подъездлы йортны кулланышка тапшыруга рөхсәт бирелгән. Шәһәр башлыгы әлеге көтеп алынган объектны төзеп бетерүгә үзеннән өлеш керткән кешеләрнең барысына да рәхмәт сүзләре җиткерде.

Йортта барлыгы 4 бер бүлмәле фатир, 48 – ике бүлмәле, 43 – өч бүлмәле һәм 7 – дүрт бүлмәле. Казан Мэры ике фатирны карады, фатирларның әзерлек дәрәҗәләре белән канәгать булуын җиткерде, төзелешнең югары сыйфатта булуын билгеләп үтте.

Йортта шулай ук 58 машина урынына җир асты паркингы каралган. Шулай ук парковка зоналары кибет өстендә (алары йортның торак булмаган өлешендә урнашачак) һәм йорт яны территориясендә – барлыгы 118 парковка урыны әзерләнгән.

Фоторепортаж
«МЧС» торак комплексында 5-нче номерлы йорт кулланышка тапшырылган
Видеорепортаж
02.10.2018 12:51
«МЧС» торак комплексында 5-нче номерлы йорт кулланышка тапшырылган
Барлык яңалыклар