В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Шәһәрнең дәүләт ветеринария берләшмәсе лабораторияләрендә 250 меңнән артык экспертиза үткәрелгән.
Фото: Денис Гордийко
«Шул рәвешле, безнең хезмәт тарафыннан шәһәр базарларында куркынычсыз булмаган продукцияне сату буенча 101 омтылыш чикләнде», – дип хәбәр итте ул. Белгечләр иттә органик һәм паразитар үзгәрешләрнең 3 очрагын, 30 очрак – субпродуктларда һәм балыкта; 2 очрак – шикәр белән бал фальсификациясе, 53 очрак – төрле генез аспирациясе, 5 очрак – сөтнең кислотасы артуы һәм аңа су кушу, соматик күзәнәкләрнең югары булуы, 8 очрак – үсемлек продукциясендә нитратлар күп булу очрагын ачыклаган.
Гомумән алганда, шәһәрнең ветеринария-санитария экспертизасы структурасына 10 лаборатория керә, шул исәптән «Казан» агросәнәгать паркы, «Мәскәү» һәм Үзәк базарлар, шулай ук 12 контроль ветеринария пункты. Көн саен хайван һәм үсемлекләрнең төрле продукциясеннән: гадәти сыер ите, гөмбә һәм җиләк-җимештән алып виноград әкәм-төкәменә һәм экзотик җиләк-җимешләргә кадәр – елына 700 меңнән артык экспертиза үткәрелә. Белгечләр базарларда, аерым алганда, сезонлы авыл хуҗалыгы ярминкәләрен уздыру чорында продукциягә аерым игътибар бирә. «Болар барысы да сыйфатсыз азык-төлекне вакытында ачыклауга, кеше һәм хайваннар өчен уртак йогышлы авырулар таралуны булдырмауга юнәлдерелгән», – диде Тимур Галиев.
Шулай ук ветеринария берләшмәсе карамагында экспертиза үткәрергә мөмкинлек бирүче җиһазлар комплексы булган күчмә лаборатория бар. Мобиль лаборатория чатыр, авыл хуҗалыгы һәм тематик азык-төлек ярминкәләренә хезмәт күрсәтә, елына 80 меңнән артык экспертиза үткәрә.
Шуның белән бергә, берләшмә шәһәргә керә торган продукциягә мониторинг үткәрә: кош гриппына 1,5 меңнән артык проба һәм дуңгызларның Африка чумасына 2020 елда һәм 2021 ел башыннан 900-дән артык проба алынган.
Тимур Галиев хәбәр иткәнчә, Россия авыл хуҗалыгы күзәтчелеге идарәсе белән берлектә төзелгән мониторинг төркеме «Меркурий» системасында ветеринария документларын рәсмиләштерүгә анализ ясый. «Яраклылык вакыты чыккан продукциягә ветдокументлар рәсмиләштергән, билгесез продукция кулланган өчен 226 исәпкә алу язмасы беркетелгән, ә 18 хисап язмасын теркәү юкка чыгарылган, гаепле затлар административ җаваплылыкка тартылган», – дип билгеләде ул.
Россия авыл хуҗалыгы күзәтчелеге идарәсе социаль учреждениеләрдә 96 азык-төлек продукциясе үрнәге сайлап алган, 6 очракта сөт продукциясенең үсемлек майларын фальсификацияләү күрсәткече буенча техник регламент таләпләренә туры килмәве ачыкланган. Идарә тарафыннан ярашлы декларацияне гамәлдән чыгару турында 19 күрсәтмә бирелгән, шуларның 13-е туктатылган.
Ветеринария берләшмәсе белгечләре Корбан бәйрәме көннәрендә дә эшли. Тимур Галиев хәбәр иткәнчә, узган ел бәйрәм вакытында шәһәргә корбан чалуны контрольдә тоту, махсус мәйданчыкларда чалынган вакытта карантинлаштыру һәм ветеринария-санитария контроле тәэмин ителгән. Әйтик, ел саен 5 мең башка кадәр корбан чалына, 50 тоннага кадәр биологик калдык утильләштерелә һәм 10 мең кв.м. га кадәр дезинфекцияләнә. «Сыйфатлы башкарылган эш дин күрсәтмәләрен иң цивилизацияле юл белән башкарырга мөмкинлек бирде һәм шәһәребезнең дин тотучылары тарафыннан лаеклы бәя алды», – дип ассызыклады спикер.
Эссе һава торышы килгәч, тиз бозыла торган продуктларны сатканда температура режимын саклау проблемасы туды. «Кайбер сәүдә объектларында кондиционерлар яки суыткыч җиһазлар юк. Мондый очракларда продукцияне сату җитешсезлекләрне бетергәнче туктатыла», – дип билгеләп үтте Дәүләт ветеринария берләшмәсе башлыгы.
Казан Мэры Илсур Метшин сатыла торган продукцияне контрольдә тотуны дәвам итәргә кушты.