Нәтиҗә 27 нче декабрьдән соң билгеле булачак.
Фото: Денис Гордийко
Татар теленнән белемнәрен Казан Башкарма комитеты җитәкчесенең торак-коммуналь хуҗалык һәм гражданнарны яклау мәсьәләләре буенча урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин, «Иске шәһәр» махсус территориясе префекты вазифаларын вакытлыча башкаручы Нияз Усманов та тикшерде.
Казан Башкарма комитеты Аппаратының тел культурасы өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлеге хәбәр иткәнчә, катнашучылар арасында төрле структура бүлекчәләрендә эшләүче хезмәткәрләр бар иде, кайберләре мондый диктантны һәр ел саен язса, икенчеләре «Татарча диктант»та тәүге тапкыр катнашты.
«Казан» гаилә үзәге директоры Наилә Мелихова сүзләренчә, мәктәпне тәмамлаганнан соң ул беренче тапкыр татарча диктант язган. Акциядән соң аның татар телендәге китапларны укуны яңарту теләге барлыкка килгән, чөнки кайбер катлаулы сүзләрне язганда, кыенлыклар да барлыкка килгән.
Социаль сәясәт идарәсенең социаль үсеш һәм гаилә иминлеге бүлегенең әйдәп баручы белгече Гөлия Вәлиуллова да «Татарча диктант»ны беренче тапкыр язды. «Миңа әле акциянең атмосферасы бик ошады: барысы да татарча сөйләшә, күңелгә җылылык бөркелде. Диктор текстны бик төгәл укыды. Киләчәктә әлеге акциядә ел саен катнашырга телим. Башта диктантка барыр алдыннан бераз куркып та калдым, чөнки хәзер татар телендәге китапларны азрак укыйм. «Татарча диктант»тан соң фикерләр үзгәрде: күңел татарча китапларга тартыла башлады», – диде ул.
Айваз Садыйров «Татарча диктант» акциясендә диктор буларак беренче тапкыр катнаша. Башка елларны ул үзе дә әлеге диктантны яза торган булган. «Бүгенге аудитория белән эшләргә җиңел булды. Гадәттә эш барышында коммуникацияне дустанә мөнәсәбәтләргә борырга, юморга таянырга тырышам. Бүген дә кешенең ниндидер куркуын нейтральләштерер өчен әлеге алымны кулландым. Бу диктант тагын бер кат үзеңне тикшерергә мөмкинлек тудыра, үз өстеңдә эшләргә этәргеч бирә», – дип җиткерде ул.
Башкарма комитет хезмәткәрләре диктантны махсус бланкларда язды, шулай ук аларга «Татарча диктант» символикасы төшерелгән ручкалар һәм стикерпаклар тапшырылды. Диктант нәтиҗәләре 27 нче декабрьдән соң билгеле булачак. Һәр катнашучы үз билгесен акциянең рәсми сайтында код сүзе – телефон номеры буенча белә алачак.