Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
15.10.2018, 09:07

Казанның социаль өлкә объектлары һәм торак фонды 100%-ка җылы белән тәэмин ителгән

Калинкин шәһәрлеләрдә килеп чыккан барлык мәьсәләләрне дә вакытында чишәргә кушты.

(Казан шәһәре KZN.RU, 15-нче октябрь, Ксения Швецова). Бүген шәһәрдә җылылык бирү системасын җайлау өчен бирелгән ике атналык срок үтте, ул җылылык бирү сезоны башлану белән билгеләнгән иде. Бүгенге көндә Казанда шәһәрнең барлык социаль өлкәдәге объектларына һәм торак фондына җылылык бирелгән. Бүгенге эшлекле дүшәмбе вакытында Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин билгеләп үткәнчә, бу елда җылылык белән тәэмин итү сыйфатына карата шикаятьләр саны азрак күзәтелә, аларның саны чирек тапкырга кимегән.

Кичә Торак-коммуналь хуҗалыгы комитетының кайнар линия хезмәтенә һәм “Ачык Казан” системасына, 2 атна дәвамында көн саен уртача килгән хәбәрләр белән чагыштырганда, 5 тапкырга азрак мөрәҗәгать килгән. 1 көн эчендә кайнар линиягә 1741 мөрәҗәгать килгән, бу – узган ел белән чагыштырганда 24%-ка кимрәк дигән сүз. Мөрәҗәгатьләрнең иң күбе җылылык биргән вакытның җиденче һәм сигезенче көненә туры килгән – кайнар линия операторлары 500-дән артык мөрәҗәгатьне караган. “Ачык Казан” системасына 13 мең 900 гариза килгән, бу шулай ук узган ел белән чагыштырганда чирек тапкырга азрак, дип билгеләп үтте И.Гыйниятуллин.

“Барлык гаризалар да каралган һәм билгеләнгән вакытта эшләнелгән. Җылылык бирү сезонына әзерлек эшләре оештырылган төстә узды, бернинди көтелмәгән хәлләр дә булмады”,- дип җиткерде спикер.

Казан Башкарма комитеты җитәкчесе Денис Калинкин, үз чиратында, мөрәҗәгатьләрнең саны кимүгә карамастан, шәһәрлеләр кайнар линия телефоннарына шалтыратуларын дәвам итәләр, дип билгеләп үтте. Ул шәһәрлеләрдә килеп чыккан барлык мәьсәләләрне дә вакытында чишәргә кушты. “Бу атнада барлык мәсьәләләрне дә карап бетерергә кирәк. Җылылык һәр өйдә булырга тиеш”, - диде Д.Калинкин.

Исегезгә төшерәбез, Торак-коммуналь хуҗалыгы комитетында һәм Казан районнары администрацияләрендә җылылык бирү мәсьәләләре буенча кайнар линия оештырылган, якын арада, И.Гыйниятуллин сүзләренә караганда, эшләрен һәм халык мөрәҗәгатьләрен кабул итүне дәвам итәчәкләр.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 15.10.2018
Видеорепортаж
15.10.2018 10:06
Казанның социаль өлкә объектлары һәм торак фонды 100%-ка җылылык белән тәэмин ителде
Барлык яңалыклар