Авыручы кешеләрнең 55-е Казанда яши.
Фото: Марат Мугинов
Авыручылар арасында бер балигъ булмаган бар, 18 яшьтән 30 яшькә кадәр 8 кеше, 36 кеше – 30 яшьтән 50 яшькә кадәр, 18 кеше – 50 дән 60 яшькә кадәр, 23 кеше – 60 яшьтән 70 яшькә кадәр, 9 кеше – 70 тән 80 яшькә кадәр, 5 кеше – 80 яшьтән 90 яшькә кадәр.
55 кеше – Казанда, 12 кеше – Яр Чаллыда, 7 кеше – Лениногорск –районында, 6 кеше – Түбән Кама районында, өчәр кеше – Әлмәт һәм Нурлат районнарында, икешәр кеше –Бөгелмә, Мамадыш, Тукай районнарында, берәр кеше – Әгерҗе, Югары Ослан, Алабуга, Зәй, Яшел Үзән, Менделеевск, Яңа Чишмә һәм Саба районнарында.
21-нче декабрьгә Татарстанда барлыгы 12 мең 274 СОVID-19 йоктыру очрагы теркәлгән. Пандемиянең бөтен чорында 10 мең 509 кеше сәламәтләнде, шул исәптән 21 кеше – узган тәүлектә, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.
Федераль оператив штаб мәгълүматы буенча, Россиядә бер тәүлек эчендә 29 мең 350 яңа авыру очрагы теркәлгән. Илдә барлыгы 2 млн 877 мең 727 кеше авырган, 2 млн 295 мең 362 кеше сәламәтләнгән, 51 мең 351 кеше үлгән.