В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Татарстан башкаласының паркларында һәм скверларында бәйрәм чаралары тәмамлана.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 10-нчы гыйнвар). Бүген Казанның паркларында һәм скверларында шәһәр халкын бәйрәм Яңа ел программасының соңгы көне көтә. Иҗтимагый киңлек кунаклары өчен саф һавада ачык йөгерү, чаңгыда шуу буенча мастер-класс үткәрәчәкләр.
10.00 сәгатьтә «Крылья Советов» паркында «Мотор» клубының ачык йөгереше узачак, аңа кушылырга теләүчеләрне чакыралар.
12.00 сәгатьтә шәһәрлеләрне «Күңелле стартларда» Дәрвишләр бистәсендәге Тынычлык паркында көтәләр. Шул ук вакытта 12.00 сәгатьтә Дәрвишләр паркында чаңгыда шуу буенча мастер-класс узачак.
Бәйрәм программасы «Черек күл» паркында 18.00 сәгатьтә узачак керлинг буенча дөнья чемпионаты белән тәмамланачак.
Исегезгә төшерәбез, Яңа ел бәйрәмнәрендә Казанда 130 тирәсе чара узды, көн саен шәһәр халкы өчен шәһәрнең барлык районнарында 65 чыршы шәһәрчеге эшләде.