В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
18 инфекцияле кеше Яр Чаллыда ачыкланган.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 12-нче август). Татарстанда COVID-19 авыруының 50 яңа очрагы теркәлгән, шуларның 5-се – читтән кайтучыларда, 45-е – контактлы. 14 кеше хастаханәгә озатылган, 36 кеше өйләрендә дәвалана.
Авыручылар арасында Казаннан 10 кеше, 18 кеше – Яр Чаллыдан, өчәр кеше – Әлмәт һәм Саба районнарыннан, икешәр кеше – Менделеевск, Түбән Кама, Актаныш һәм Питрәч районнарыннан, берәр кеше – Аксубай, Алексеевск, Югары Ослан, Алабуга, Зәй, Минзәлә, Яңа Чишмә һәм Норлат районнарыннан.
12-нче августка Татарстанда 24 мең 532 СОVID-19 авыруы очрагы теркәлгән. Пандемиянең бөтен чорында 21 мең 668 кеше сәламәтләнгән, шул исәптән 48 кеше – узган тәүлектә. Барлыгы 901 мең 429 кеше вакцинацияләнгән (тәүлеккә үсеш – 10 мең 159 кеше), шуларның 706 мең 717-се икенче прививканы алган, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте.
Федераль оператив штаб мәгълүматы буенча, Россиядә бер тәүлек эчендә 21 мең 932 яңа авыру очрагы теркәгән. Илдә 6 млн 534 мең 791 кеше авырган, 5 млн 828 мең 972 кеше сәламәтләнгән, 168 мең 49 кеше үлгән.