В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Сәүдә шәһәрнең алты районында 15 мәйданчыкта оештырылачак.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 5 нче сентябрь, Диана Жиленкова). Быел Казанда традицион көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре 10 нчы сентябрьдән 24 нче декабрьгә кадәр узачак. Аларда шәһәр халкы арзан бәядән яшелчә һәм ит продукциясе, шулай ук ярдәмче хуҗалык ихтыяҗлары өчен товарлар сатып ала ала. Эшлекле дүшәмбедә Казан Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров район администрацияләре башлыкларына ярминкә мәйданчыкларында тәртип һәм чисталыкны контрольдә тотарга кушты.
Кулланучылар базары комитеты рәисе Руслан Фазылҗанов сөйләвенчә, авыл хуҗалыгы ярминкәләре һәр шимбә көнне шәһәрнең алты районындагы 15 мәйданчыкта, Салават күпере халкы өчен «Радужный» сәүдә үзәге янындагы парковкада узачак.
Дементьев ур., 7
Ленинград ур., 27
Беломорск һәм Гудованцев урамнары киселеше
Татарстан ур., 53
Чехов ур., 2
Краснококшайск ур., 150/2
Батыршин ур., 20
Революция ур., 12
Ямашев пр., 71а
Лаврентьев ур., 10
Р.Зорге ур., 66 корп.1
Ю.Фучик ур., 72
Аграр ур., 2 («Казан» агросәнәгать паркы)
Липатов ур., 7
Руслан Фазылҗанов Юдинодагы Революция урамында яңа чатыр мәйданчыгы төзелүен искәртте. «Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов карары һәм Казан Мэры Илсур Метшин ярдәме белән биредә яңа асфальт катламы, барлык коммуникацияләр һәм уңайлыклары булган ярминкә чатырлары, павильоннар барлыкка киләчәк», – диде Кулланучылар базары комитеты рәисе.
Ярминкәләрдә товарларны республиканың 22 районы һәм 18 агросәнәгать оешмасы вәкилләре сатачак. Сәүдә нокталарында җәмәгать тәртибен саклау һәм юл хәрәкәте куркынычсызлыгы тәэмин ителәчәк. Коронавирус таралуны булдырмау өчен шәһәрлеләргә социаль дистанцияне сакларга киңәш ителә, дип өстәде Кулланучылар базары комитеты рәисе.
«Үзләренең авыл хуҗалыгы продукциясен алып килүче районнардагы коллегалары белән берлектә бәйрәм чараларын оештырырга кирәк. Традицион көзге ярминкәләр бик яхшы үтәр дип ышанам», - диде соңыннан Рөстәм Гафаров.