Көндез ТР башкаласында һава температурасы 0-дән +2 градуска кадәр булачак.
Фото: Казан шәһәре KZN
Гомумән алганда, республикада болытлы, вакыты белән юеш кар явачак. Көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан талгын җил исәчәк. Сишәмбе төненә каршы һава температурасы 0 дән алып минус 5 градуска кадәр, көндез +2- дән минус 2 градуска кадәр тирбәлә. Юлларда урыны белән бозлавык ясалырга мөмкин, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе.