В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Тәүлек эчендә Татарстанда 30 инфекцияле кеше ачыкланган.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 25-нче май). Татарстанда COVID-19 авыруының 30 яңа очрагы теркәлгән, барысы да контактлы. 13 кеше хастаханәгә озатылган, 17 кеше өйләрендә дәвалана.
Авыручылар арасында 10 кеше Казанда яши, 7 кеше – Яр Чаллыда, 4 кеше – Лениногорск районында, 3 кеше – Бөгелмә районында, 2 кеше – Тукай районында, берәр кеше – Азнакай, Буа, Биектау һәм Түбән Кама районнарында.
25-нче майга Татарстанда 21 мең 298 COVID-19 авыруы теркәлгән. Пандемиянең бөтен чорында 18 мең 209 кеше сәламәтләнгән, шул исәптән 28 кеше – узган тәүлектә.
Республикада барлыгы 329 мең 701 кеше вакцина ясаткан, шуларның икенче дозасын 242 мең 371 кеше алган.
Федераль оператив штаб мәгълүматы буенча, Россиядә тәүлеккә коронавирус белән авыруның 7884 яңа очрагы теркәлгән, барлыгы илдә 5 млн 17 мең 795 кеше авырган, 4 млн 632 мең 955 кеше сәламәтләнгән, 119 мең 194 кеше үлгән.