Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
17.04.2019, 15:41

Казанның 10 яшь дизайнеры Kazan Fashion Skills-2019 чемпионаты финалына чыгу өчен көрәшә

Катнашучыларның иң яхшы коллекцияләре күпләп җитештерүгә җибәреләчәк.

(Казан шәһәре KZN.RU 17 апрель, Алинә Бережная). 20-нче апрельдә Татарстан башкаласында Kazan Fashion Skills-2019 чемпионаты финалы старт ала. Хәзер конкурсның йомгаклау этабына чыгу өчен 16 ярымфиналчы көрәшә, аларның 10-сы - Казан дизайнерлары. Бу хакта бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә WorldSkills Kazan 2019 проекты җитәкчесе Эмиль Гобәйдуллин сөйләде.

Ул искәрткәнчә, бу ел Татарстан өчен бик мөһим – май аенда Казанда WorldSkills милли чемпионаты узачак, ә август аенда республика башкаласы 45-нче WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатын кабул итәчәк. Анда дөньяның 60-тан артык иленнән яшь профессионаллар катнашачак. Әлеге вакыйгалар алдыннан Татарстан Республикасы башкаласында беренче тапкыр WorldSkills Russia стандартлары буенча Kazan Fashion Skills – 2019 яшь дизайнерлар чемпионаты уза.

Э.Гобәйдуллин сүзләренә караганда, Kazan Fashion Skills чемпионатында катнашу өчен илнең 17 шәһәреннән 63 яшь дизайнер заявка биргән. Чемпионат шартлары буенча алар көзге кием коллекциясенең эскизларын әзерләргә тиеш булган. Җибәрелгән эшләрне өйрәнеп, жюри әгъзалары 16 ярым финалистны сайлап алган, аларның 10-сы Казан дизайнерлары икән. Конкурсантларга, конкрет сәүдә маркасы белән бирелгән тукымаларны кулланып, үз коллекцияләренең бер образын булдырырга һәм аны гамәлгә ашырырга кирәк. Ярымфиналчылар үз эшләренең нәтиҗәләрен 20-нче апрельдә жюрига тәкъдим итәчәк.

Чемпионатның иң яхшы сигез катнашучысы Казан технология һәм дизайн көллиятендә узачак финалга эләгәчәк, ә калган конкурсантлар интернет-тавыш бирү барышында тамашачылар мәхәббәте призы өчен көрәшә алачак. «Мода технологиясе» компетенциясе буенча WorldSkills Russia «Яшь профессионаллар» хәрәкәтенең сертификацияләнгән эксперты Илдар Шәрәфиев сөйләвенчә, эшләрне бәяләү критерийлары WorldSkills Russia стандартларына туры килә. Жюри шул рәвешле заманча дизайнны, техник рәсемне, модельләрне конструкцияләү һәм макетлау, эшләнмәләрне кисү һәм тегү технологияләрен бәяли. «Төп басымны без модалы дизайнга ясадык, ләкин бәяләгәндә тегү осталыкларына да караячакбыз, тегү технологиясен белми торып җиңеп булмаячак», – дип аңлатты Илдар Шәрәфиев.

Чемпионат җиңүчесе 100 мең сум күләмендә акчалата бүләккә генә түгел, ә хатын-кыз киемнәреннән торган модалы сәүдә маркасы булган компаниягә эшкә урнашу мөмкинлеге белән 1 айлык түләүле стажировка да алачак. Шулай ук катнашучыларның иң яхшы коллекцияләре күпләп җитештерүгә җибәреләчәк.

«Безнең өчен бу үзенчәлекле чемпионат, чөнки ул яшь профессионаллар, уку йортлары һәм бизнес вәкилләре арасында үзара хезмәттәшлекнең ничек урнашуын күрсәтә», – дип билгеләп үтте Э.Гобәйдуллин. Аның сүзләренә караганда, чемпионат даими үткәрелергә мөмкин.

Барлык яңалыклар