Автоцистерналар кабул ителгән гаризалар нигезендә урнаштырылачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 8-нче май). 10 май көнне Яңа Савин районының кайбер йортларында су булмаячак.
Вакытлыча китерелгән уңайсызлыклар Әмирхан ур., 6, Ямашев пр., 98 һәм Ямашев пр., 100 торак йортларын Академик Лаврентьев урамындагы суүткәргечкә тоташтыру эшләре белән бәйле.
9.00 сәгатьтән 24.00 сәгатькә кадәр су түбәндәге адреслар буенча булмаячак:
Адоратский ур., 6, 6в, 6/2; 6 корп. 1, 2, 3, 8, 8а; 8а корп.1; 10, 10а; 10а корп.1;
Гаврилов ур., 8, 8а, 10, 10/12, 12;
Академик Лаврентьев ур., 12, 14, 14а, 18а, 20;
Ямашев пр., 90, 92, 92а, б; 94, 96, 96а, 98, 100, 100а, 102, 102а, 102б, 104а, 104 корп. 1; 108, 108а, 110, 110а, 112.
Әлеге йортларда яшәүчеләргә кирәк кадәр су запасларын булдырырга киңәш ителә. Автоцистерналар кабул ителгән гаризалар нигезендә урнаштырылачак, дип хәбәр итә “Водоканал” МУП.