Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
04.03.2019, 10:27

10 мартта Юдиноның “Локомотив” стадионында Казан чаңгы марафоны узачак

Илсур Метшин марафонда катнашучыларның барысына да яхшы нәтиҗәләргә ирешүләрен теләде.

(Казан шәһәре KZN.RU, 4-нче март, Алинә Бережная). 10-нчы мартта Юдино бистәсендәге “Локомотив” стадионында Казан чаңгы марафоны узачак. Спортчыларга 5, 25 һәм 50 км дистанция үтәргә кирәк булачак. 5-нче декабрьдә старт алган теркәлү процессы ахырына якынлаша, катнашучыларны 25 км дистанциягә кабул итү инде тәмамланган. Бу хакта бүген эшлекле дүшәмбе вакытында Казан Башкарма комитетының Физик тәрбия һәм спорт комитеты рәисе Светлана Вострикова сөйләде.

Марафонда катнашу өчен илнең 102 шәһәреннән һәм торак пунктыннан 450 спортчы теркәлгән инде. С.Вострикова сүзләренә караганда, быел приз фонды 1 млн сум тәшкил итәчәк, бу сумма барлык категория җиңүчеләре арасында бүленәчәк.

25 һәм 50 км дистанциягә массакүләм старт 10.00 сәгатьтә биреләчәк. 5 км дистанцияне сайлаган катнашучылар трассага 9.00 сәгатьтә чыгачак. Барлык спортчылар трассаны ирекле стиль белән узачаклар.

Казан Мэры Илсур Метшин марафонда катнашучыларның барысына да яхшы нәтиҗәләргә ирешүләрен теләде. “Казан чаңгы юлы һәркем өчен шома булыр дип ышанам. Катнашучыларның саны һәм географиясе борынгы брендларыбызның берсе үсүе турында сөйли, алга таба да аңа ярдәм итәчәкбез”, - дип шәрехләде шәһәр башлыгы.

Светлана Вострикова шулай ук узган ялларда Чабакса поселогының чаңгы трассасында узган Казанның чаңгы ярышлары буенча ачык чемпионаты һәм беренчелеге турында хәбәр итте. Ярышлар Россия Герое С.А.Ашихминга багышланган иде һәм 150-дән артык спортчыны җыелды. Катнашучылар 5 һәм 10 км дистанцияне уздылар.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 04.03.2019
Видеорепортаж
04.03.2019 11:14
10 мартта «Локомотив» стадионында Казан чаңгы марафоны узачак
Барлык яңалыклар