В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Татарстан җыелма командасы гомумкоманда зачетында 19 медаль белән 3-нче урынны алды.
(Казан шәһәре KZN.RU 26-нчы ноябрь). Казанның 10 укучысы, студент һәм белгече инвалидлар һәм сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән затлар арасында һөнәри осталык буенча "Абилимпикс" IV илкүләм чемпионаты җиңүчеләре һәм призерлары булдылар. Чемпионат 20-23 ноябрьдә Мәскәүдә 73 компетенция (56 төп һәм 16 презентация) буенча узды. Ярышлар өч категория буенча үткәрелде: мәктәп укучылары, студентлар һәм белгечләр.
Казан төзелеш көллияте студенты Виктор Марков "кирпеч кладка" компетенциясендә беренче урын алды. Казан сәүдә-икътисад техникумыннан Лилия Әскәрова һәм Эльвира Фәсхетдинова "чәчтараш сәнгате" компетенциясе буенча төрле категорияләрдә иң яхшылар булдылар.
"Фотограф-репортер" номинациясендә беренче урынны Казанның 172-нче урта гомуми белем бирү мәктәбе укучысы Ильвина Байморатова яулады. Шул ук компетенциядә Казан сәүдә-икътисад техникумыннан Галина Овчинникова да үз категориясендә иң яхшысы булды.
“Ресторан сервисы” компетенциясендә икенче урынны 78-нче мәктәп укучысы Артур Фикляев алды (“Солнечный” тернәкләндерү үзәге). Татарстан җыелма командасына тагын бер “көмеш медальне” кече бизнес һәм эшмәкәрлек көллияте студенты Мария Мыльникова алып килде (“икмәк-күмәч эшләнмәләре" компетенциясе). Казан сәүдә-икътисад техникумы студенты Игорь Глазырин да көмеш медаль алды (“Фотограф-репортер”).
Казан сәүдә-икътисад техникумыннан Никита Абрамов (“ресторан сервисы”) һәм Казан халык һәм сәнгать һөнәрләре техникумыннан Елизавета Лига (“Агачта кисү”) чемпионатның бронза призерлары булды.
Чемпионатта Россиянең 83 субъектыннан 14 яшьтән 65 яшькә кадәрге 1200 кеше катнашты. Татарстан җыелма командасы гомумкоманда зачетында III урынны алды, республика катнашучылары 19 медаль яулады, дип хәбәр ителә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы сайтында.