Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
17.05.2018, 16:45

Казанда Түбән Кабан күленең уң як ярын төзекләндерү барышында 10 КАМАЗ чүп чыгарылды

Күлдә суны чистарта торган үсемлекләр утыртылачак, яр буенда шомырт, таллар һәм күпьеллык чәчәкләр барлыкка киләчәк.

(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче май, Алсу Сафина). Түбән Кабан күленең уң як ярында узган ел башланган төзекләндерү эшләре дәвам итә. Башка эшләр белән беррәттән Кабан күленең яр буен чистарту эшләре башкарылды. Күп еллар дәвамында биредә бик күп чүп җыелган. Чистарту нәтиҗәсендә 10 КАМАЗ чүп чыгарылган. Бу хакта бүген пресс -тур барышында журналистларга “Шәһәр төзекләндерелүе” МУП директоры Камил Закиров сөйләде.

Ул хәбәр иткәнчә, чистарту эшләрен сыйфатлы башкару өчен аларны 0,5 метрдан 3 метрга кадәр тирәнлектә алып барырга кирәк. Белгечләр белән киңәшләшкәч, су өстендә яткан камышларны кисәргә карар кылганнар. Эшләр май аенда, үсемлекләрнең актив үсешенә кадәр башкарыла. Үсемлекләрнең тамыр системасы сакланган.

Шуны ук “Парк-сервис” ландшафт предприятиесе директоры, биология фәннәре кандидаты Сергей Мурзов раслады. “Үсемлекләрнең өске өлешен кисеп, аларга зыян китермибез”, - дип аңлатты белгеч. Аның сүзләре буенча, яшь үсентеләр кояш җылысын җитәрлек дәрәҗәдә алачаклар.

Кошларга килгәндә, Камил Закиров сүзләре буенча, быел кыр үрдәкләре эшләр башкарыла торган территориядән ераграк оялаган. “Бу урыннарда быел үрдәкләр күренмәде. Эшчеләрне үрдәкләр оялары табыган урыннар сакланырга тиеш, дип кисәткән идек”, - диде ул.

Искәртергә кирәк, Түбән Кабан күленең уң ярында төзекләндерү эшләре узган ел башланган иде. “Яр кырыйлары табигый материал белән ныгытыла. Кирәк булган урыннарда, үсемлекләр үссен өчен ком сайлыклар ясала”, - дип билгеләп үтте Камил Закиров.

Фиточистарту корылмалары турында журналистларга Сергей Мурзов сөйләде. “Үсемлекләрнең ни рәвешле суны чистартуларын күрсәтәбез. Кабаннан су торба аша үсемлекләр тутырылган югары фиточистарту корылмаларына каскад булып башка фиточистарту корылмаларына ага һәм чистарып агып чыга”, - дип аңлатты Сергей Мурзов. Ул билгеләп үткәнчә, фиточистарту корылмалары өчен үсемлекләр инде үстерелгән. Алар арасында – камыш, кылыч үлән (халыкта татар үләне дип атала), җикән камышы һ.б. Яр буенда, сары ирис үсәчәк.

Яр буенда күпсанлы агачлар һәм куаклар утыртырга планлаштырыла. Тиз арада, өч төрле шомырт барлыкка киләчәк. Моннан кала, яр буенда таллар утыртылачак. Моннан кала, минус 45 градуска кадәр салкыннарга чыдам 6 төрле агач утыртырга планлаштырыла.

Монна кала, төзекләндерелә торган территориядә күпьеллык чәчәкләр, аерым алганда ромашкалар, шалфей һ.б. барлыкка киләчәк.

Фоторепортаж
Казанда Түбән Кабан күленең уң як ярын төзекләндерү барышында 10 КАМАЗ чүп чыгарылды
Видеорепортаж
17.05.2018 17:10
Казанда Түбән Кабан күленең уң як ярын төзекләндерү барышында 10 КАМАЗ чүп чыгарылды
Барлык яңалыклар