Чәршәмбе көнне һава температурасы 23-25 градуска кадәр җылы булачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы июнь). Якындагы тәүлектә Казанда аязучан болытлы һава торышы көтелә, кыска вакытлы яңгыр явачак, урыны белән яшен булуы ихтимал. Җил көньяк-көнчыгыштан, көнчыгыштан уртача тизлектә, яшен вакытында тизлеге көчәеп, секундына 15-20 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Бүген төнлә 13-15 градус, көндез 23-25 градус җылы булачак.
Тулаем Татарстан буенча синоптиклар шулай ук аязучан болытлы һава торышы һәм кыска вакытлы яңгыр фаразлыйлар, аерым районнарда яшен һәм боз булуы көтелә. Төнлә һәм иртән урыны белән томан булуы ихтимал. Җил көньяк-көнчыгыштан һәм көнчыгыштан уртача тизлектә, яшенле яңгырлар вакытында җилнең секундына 15-20, 23 метрга кадәр көчәюе көтелә. Төнлә 11-16 градус, көндез 22-27 градус җылы булачак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.