В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Төнлә һава температурасы минус 25 градуска кадәр төшәчәк.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы февраль). 10-нчы февральдә Казанда аязучан болытлы һава торышы фаразлана. Кар явып үтәчәк, урыны белән буран көтелә. Көньяк-көнчыгыш уртача җил. Бүген төнлә 20-22 градус салкын, аязганда минус 25 градуска кадәр җитәчәк, иртәгә көндез – 13-15 градус салкын. Юлларда бозлавык саклана.
Тулаем Татарстан буенча урыны белән бераз кар явачак, көндез аерым районнарда буран булырга мөмкин. Көньяк-көнчыгыш уртача җил. Төнлә 20-25 градус салкын, аязганда 27-32 градус салкын, көндез 12-17 градус салкын, дип хәбәр итә Татарстан Республикасының Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.