В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бу планлы ремонт эшләре белән бәйле.
(Казан шәһәре KZN.RU, 30-нчы сентябрь). Иртәгә, 1-нче октябрь көнне, Казанның Авиатөзелеш, Вахитов, Киров, Яңа Савин, Идел буе һәм Совет районнарындагы кайбер йортларда вакытлыча ут булмаячак.
8.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр Авиатөзелеш районында түбәндәге адреслар буенча ут булмаячак: 2 нче Ленинград ур., 4, 6, 8, 10, 12, 14, Ленинград ур., 20 (26-нчы номерлы лицей), Лукин ур., 1, 2/15, 5, 5а (72-нче номерлы балалар бакчасы), 7а, 9, 15, Максимов ур., 27, 29, 31, Академик Павлов ур., 6, 8, 10, Побежимов ур., 24, шулай ук Годовиков, Академик Павлов, Тамбов, Циолковский һәм Чайковский урамнары буенча урнашкан шәхси сектор йортларында.
Вахитов районында электр уты Островский ур., 59, Петербург ур., 30, 32/13, Ташаяк ур., 1 адреслары буенча 8.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр сүндереләчәк.
8.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр Киров районында Арсланов ур., 8, 10 (182-нче номерлы лицей) ут булмаячак.
Яңа Савин районында электр энергиясен өзү 9.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр түбәндәге адреслар буенча планлаштырылган: Восстание ур., 6, 8, 10, 12, 14, Октябрь ур., 8.
Идел буе районында 8.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр түбәндәге биналар утсыз калачак: Дубравная ур., 28а, 28б, Камай ур., 9, 15а, 17, Бертуган Касыймовлар ур. , 42, 44, 46, 48, 50, 52 (83-нче номерлы лицей), Әбүбәкир Терегулов ур., 20а.
Совет районында электр уты 9.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр Кече Дәрвишләр бистәсендә Березовая, Вишневый Сад, Ослан һәм Школьная урамнары буенча булмаячак.
Ут бетеп тору электр тапшыру линияләрен (ЛЭП), трансформатор кече станцияләренең электротехник җиһазларын планлы ремонтлау һәм Казан электр челтәрләренең тарату челтәрләренә техник хезмәт күрсәтү белән бәйле, дип хәбәр итә «Сетевая компания» ачык акционерлык җәмгыяте.