В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Утырыш Башкарма комитетның утырышлар залында узачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы сентябрь). 1 октябрьдә өченче чакырылыш Казан шәһәр Думасының XXVIII чираттан тыш сессиясе узачак. Утырыш Башкарма комитетның утырышлар залында (Кремль ур., 3) узачак. Эш 10.00 сәгатьтә башлана.
Депутатлар түбәндәге сораулар буенча фикер алышачаклар:
Бюджет тәэмин ителешен тигезләүгә дотацияне Казан шәһәре муниципаль берәмлеге бюджетына 2019 елга һәм 2020 һәм 2021 елларның планлы периодына физик затларның кеременә салымнан өстәмә норматив түләүләргә алмаштыруны раслау турында;
Казан шәһәр Думасының “Казан муниципаль берәмлегенең 2018 һәм 2019-2020 елларның планлы периодына бюджеты турында”гы карарына үзгәрешләр кертү турында;
Казан шәһәренең Җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләренең шәһәр төзелеше регламентлары зоналары картасына үзгәрешләр кертү турында;
Казан шәһәр Думасының “Бәлигъ булмаган балалар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссияләре турында”гы карарына үзгәрешләр кертү турында;
Оештыру мәсьәләләре;
Төрлеләр.