Акциядә катнашу өчен, зоопаркка кергәндә кассирга пенсия таныклыгын күрсәтергә кирәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче сентябрь). Өлкәннәр көнендә, 1-нче октябрьдә, Казан зооботаника бакчасы хәйрия акциясе үткәрәчәк. Бу көнне Казан пенсионерлары өчен зоопаркка керү бушлай булачак.
Акциядә катнашу өчен, зоопаркка кергәндә кассирга пенсия таныклыгын күрсәтергә кирәк. Казан зооботаника бакчасы 1-нче октябрьдән 8.30 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр, касса 16.00 сәгатькә кадәр эшли. Мәгълүматны (843) 278-05-20 телефоны буенча яисә рәсми сайтта белергә була.