В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Казан җылылык челтәрләре җылыүткәргечтә су тамган урыннарны билгели.
(Казан шәһәре KZN.RU, 30-нчы октябрь). Казан җылылык челтәрләре
җылыүткәргечтә су тамган урыннарны билгеләү өчен магистраль җылыүткәрү челтәрләренә Уранин-А яшел төсле буягыч матдә кертәчәк. Бу процедураны “Савиново” һәм “Азино” пар казаннарында уздырачаклар.
Казан җылылык челтәрләре Яңа Савин, Идел буе һәм Совет районнарында яшәүчеләрне "яшел суны" күргән очракта, шул исәптән кайнар су краннарыннан да, (843) 291-87-95 телефоны буенча предприятиенең диспетчерлык хезмәтенә хәбәр итәргә чакыралар.
Уранин-А матдәсе, Россия Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәләрендә күзәтчелек федераль хезмәте тарафыннан, су тамган урыннарны ачыклау өчен буягыч индикатор буларак кулланырга яраклы һәм кешеләр сәламәтлеге һәм әйләнә-тирә мохит өчен куркынычсыз дип табылган.