Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
22.10.2019, 17:14

1 ноябрьдә «Театраль Идел буе» фестивалендә иң яхшы спектакльләр өчен тавыш бирү башлана

31-нче октябрьгә кадәр теләгән һәркем фестиваль сайтында сайлап алынган 28 спектакльнең видеоверсиясен карый ала.

(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче октябрь). Идел буе федераль округында яшәүчеләр «Театраль Идел буе» фестиваленең иң яхшы спектакльләре өчен тавыш бирә ала. Конкурста төрле шәһәрләрнең театр коллективларыннан 14 студент һәм 14 мәктәп эше тәкъдим ителгән.

Конкурс 28-нче мартта төбәк этабыннан старт алды, анда катнашучыларны җирле дәрәҗәдә сайлап алдылар. 1-нче августтан округ этабы уза, аның кысаларында теләгән һәркем сайлап алынган 28 спектакльнең видеоверсиясен фестиваль сайтында, шулай ук җәдвәл буенча региональ телевизион каналлар аша карый ала. Спектакльләр белән 31-нче октябрьгә кадәр танышырга мөмкин, аларның һәркайсының хронометражы 1 сәгать 40 минут тәшкил итә.

Киләсе этап - тавыш бирү - 1-нче ноябрьдә старт ала. Ошаган спектакльне 8(800) 350-35-43 бушлай телефон номеры буенча хупларга була, моның өчен катнашучының тәртип номеры белән СМС-хәбәр җибәрергә кирәк. Студентлар спектакльләренә – 1-14, мәктәп спектакльләренә 15-28 номерлары бирелде.

Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр билгеләнәчәк. Бүләкләү тантанасы декабрьдә узачак. Җиңүчеләр коллективлары истәлекле билгеләр һәм яңа спектакль кую өчен максатчан грантлар алачаклар: 1-нче урын өчен - 200 мең сум, 2-нче урын өчен - 140 мең сум, 3-нче урын өчен - 100 мең сум. Моннан тыш, «Иң яхшы режиссерлык эше», «Иң яхшы актриса» һәм «Иң яхшы актер» номинацияләрендә җиңүчеләрне аерым билгеләячәкләр. Аларны да кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләячәкләр.

Чараны РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле аппараты, шулай ук Идел буе федераль округы составында төбәкләрнең дәүләт хакимияте башкарма органнары оештыра. Тулырак мәгълүмат белән фестиваль сайтында танышырга мөмкин.

Барлык яңалыклар