Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
29.04.2019, 11:43

1 май көнне Иске Татар бистәсендә «Туристларның иртәнге ашы» бәйрәме узачак

Бәйрәм чарасы 13.00 сәгатьтә башлана.

(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы апрель, Алинә Бережная). 1-нче май көнне Иске Татар бистәсендә җәйге туристлар сезоны ачыла. Бу көнне Казан халкы һәм кунаклары өчен «Туристларның иртәнге ашы» бәйрәме узачак. Чаралар программасы турында бүгенге эшлекле дүшәмбе вакытында «Иске шәһәр» территориясе префекты Марат Усманов сөйләде.

Бәйрәм чарасы 13.00 сәгатьтә башлана. Мәрҗани урамындагы билгеләнгән җәйге сәхнә мәйданында хәрби оркестр чыгыш ясаячак, алар милли музыкаль әсәрләр башкарачаклар. Тамашачылар алдында шулай ук республиканың танылган Язучылар берлеге әгъзалары да чыгыш ясаячак, алар татар шагыйрьләренең шигырьләрен укыячаклар.

«Шул ук көнне Казан дәүләт мәдәният институты студентлары зур программа белән чыгыш ясаячак, алар «Сәнгать эзләре буйлап» анимацион балалар программасын, уеннар, шулай ук рәсем сәнгате, чигү һәм театр сәнгате буенча остаханәләр белән таныштырачаклар», - дип сөйләде М.Усманов.

Бәйрәм кичке программа белән тәмамланачак. Шулай итеп, 18.00 сәгатьтә сәхнәдә татар, төрек, инглиз, француз һәм итальян телләрендә җырлар башкарачаклар, ә бию коллективлары матур биюләре белән тамашачыларның кәефен күрәчәк.

Шулай ук бәйрәм кунаклары «Татар бистәсе» музеенда татар милли ашлары ризыкларын татып карый алачаклар.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 29.04.2019
Видеорепортаж
29.04.2019 10:43
1 майда Иске Татар бистәсендә «Туристларның иртәнге ашы» бәйрәме узачак
Барлык яңалыклар