Архитектура-сәнгать яктыртуы 20:00 сәгатьтән 23:00 сәгатькә кадәр эшләячәк.
Фото: Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU, 28 нче апрель). 1 нче майда, Яз һәм Хезмәт бәйрәмендә, Казан телеманарасында архитектура-сәнгать яктыртуы булачак. ТР башкаласында яшәүчеләр һәм кунаклар аны 20:00 сәгатьтән 23:00 сәгатькә кадәр күзәтә алачак.
Бәйрәме хөрмәтенә яктырту Мәскәү, Благовещенск, Бөек Новгород, Кострома, Мурманск, Назрань һәм башка шәһәрләрдәге телеманараларда да кабызылачак, дип хәбәр итә ТР Цифрлар министрлыгының матбугат хезмәте.
Исегезгә төшерәбез, май аенда татарстанлыларны кыска эш атналары көтә. Республика халкы 1 нче, 8 нче һәм 9 нчы майда ял итәчәк.