В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
“Манеж” Үзәк күргәзмәләр залында узачак чараның башлануы 12.00 сәгатькә планлаштырылган.
(Казан шәһәре KZN.RU, 28-нче февраль). 1 мартта Россия Президенты Владимир Путин Федераль Җыенга мөрәҗәгатьнамә белән чыгыш ясаячак. Чара “Манеж” Үзәк күргәзмәләр залында узачак. Чараның башлануы 12.00 сәгатькә планлаштырылган, дип хәбәр итә kremlin.ru.
Чараны яктырту өчен массакүләм матбугат чараларының 705 вәкиле аккредитацияләнгән. Чарага депутатлар, сенаторлар һәм РФ хакимияте әгъзалары. җәмәгать эшлеклеләре чакырылган.
Президент мөрәҗәгатен “Россия 1”, “Россия 24” һәм “Первый канал” телеканаллары турыдан-туры тапшырачак.