100 көн дәвамында 8 яшьтән алып 75 яшькә кадәрге барлык теләүчеләр воркаут белән шөгыльләнү өчен күнекмәләр алачаклар.
(Казан шәһәре KZN.RU, 8-нче февраль). 1 мартта SOTKA белем бирү-тренировка программасының онлайн-версиясе чыга. Программа кулланучылар 100 көн эчендә воркаут белән шөгыльләнү өчен күнекмәләр алачаклар. Проект үзенең күнегүләрен башлап кына җибәрүчеләргә яки озак тәнәфестән соң дәресләргә кире кайтучыларга исәпләнгән.
Программа буенча 8 яшьтән 75 яшькә кадәр булган һәр кеше шөгыльләнә ала. Тренинг өч блоктан тора: база, алдынгы һәм турбо. Әлеге проект спорт белән шөгыльләнүчеләр санын арттырырга ярдәм итәчәк, дип саный проект авторы Антон Кучумов.
Онлайн-дәресләргә язылырга һәм тренировка барышы турында тулырак мәгълүматны сайтта алырга мөмкин.