В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Театр фойесында бу көнне тулы бер театр шәһәрчеге ачылачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 31-нче май). Халыкара балаларны яклау көнендә Казан яшь тамашачылар театрында халыкның социаль яктан якланмаган төркемнәренең балалары өчен «Бөтен дөнья – театр!» хәйрия бәйрәме узачак.
Театр фойесында бу көнне тулы бер театр шәһәрчеге ачылачак: биредә рәссам остаханәсе, театр редакциясе, «могҗизалар тыкрыгы», «күңел ачу мәйданы», шулай ук «Театр фәрешсе» дигән җанлы статуя барлыкка киләчәк.
Тамашачылар «Театр сөюче иң яхшы класс» конкурсында катнашучылар эшләренең уникаль күргәзмәсен күрәчәкләр, бәйрәм режиссер Илгиз Зәйниев сәхнәләштерүендә «Бәби» спектакленең премьерасы белән дәвам итәчәк.
Бәйрәм 12.00 сәгатькә планлаштырылган, дип хәбәр итә театрның матбугат хезмәте.