Җәйге сезон эчендә активистлар шәһәрнең тарихи үзәгендәге 3 йортны яңартырга планлаштыралар.
(Казан шәһәре KZN.RU, 30-нчы май). 1-нче июньнән Казан «Том Сойер Фест» Бөтенроссия фестиваленә кушылачак. Татарстан башкаласында активистлар шәһәрнең тарихи үзәгендәге 3 йортны яңартырга планлаштыралар.
Фестиваль Калинин урамындагы 12-нче номерлы йорт янында 14.00 сәгатьтә башлана. Координаторлар кунакларга фестивальнең тарихы һәм бу сезонга планнар турында сөйләячәкләр.
Җәй дәвамында Казан волонтерлары Волков ур., 42 адресы буенча урнашкан Богородский йортының фасадын, республика дәрәҗәсендәге мәдәни мирас объектын, модерн элементлары белән эклектика стилендәге архитектура истәлеген торгызырга планлаштыралар. 1910-1943 елларда бу йортта химикАлексей Яковлевич Богородский яшәгән. Хәзерге вакытта йортта профессор токымнары яши.
Шулай ук активистлар Фатыйх Кәрим ур., 11 адресы буенча урнашкан Беркутов йортын яңартачак. Бу муниципаль әһәмияттәге мәдәни мирас объекты. Декоратив бизәлешендә татар халык архитектурасы мотивлары һәм модерн элементлары тупланган агач шәһәр төзелеш сәнгате үрнәге. Бина XIX гасыр ахырында төзелгән, биредә Казанның бишенче полиция бүлеге табибы Н.И.Беркутов яшәгән. Хәзер анда аның токымнары яши.
Фестивальнең өченче «катнашучысы» Калинин урамы буенча урнашкан 12-нче номерлы йорт булачак. Ул агач төзелеш сәнгатеннең кызыклы үрнәге булып тора һәм шәһәрнең тарихи катлам төзелешен тәкъдим итә.
Фестивальгә теләгән һәркем, ссылка буенча анкета тутырып, кушыла ала.
Волонтерларны һәйкәлләрне торгызуга җәлеп итү узган елда кабул ителгән федераль законнарга төзәтмәләр кертү ярдәмендә мөмкин булды. Әлеге яңалык «Том Сойер Фест» йортларның тарихи йөзен торгызу хәрәкәте өчен аеруча актуаль булып чыкты, әлеге хәрәкәт бөтен ил буенча 30-дан артык шәһәрне колачлаган.
Исегезгә төшерәбез, Казан 2016 елда тарихи йортларның йөзен торгызу проектына кушылды. 2015 елда Самарада барлыкка килгән «Том Сойер Фест» концепциясе битараф булмаган шәһәр кешеләренең меценатлар ярдәмендә үз көчләре белән һәм түләүсез нигездә биредә яшәүчеләр өчен шәһәрнең тарихи үзәгендәге агач йортларның тышкы кыяфәтен тәртипкә китерүдән гыйбарәт.
Узган ел активистлар планлаштырылган 8 йортның 5-сен яңарттылар, алар түбәндәге адреслар буенча урнашкан: Волков ур., 14, С.Садыйкова ур., 14, Г.Тукай ур., 33, Достоевский ур., 12 һәм Калинин ур., 4.