Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
28.05.2019, 16:16

1 июньдә Казанда «Без Кремльне яратабыз!» балалар фестивале узачак

Төп концерт мәйданчыгында 20-дән артык балалар, студентлар һәм фольклор коллективлары чыгыш ясаячак.

(Казан шәһәре KZN.RU, 28-нче май). 1-нче июньдә «Казан Кремле» музей-тыюлыгында Халыкара балаларны яклау көненә багышланган «Без Кремльне яратабыз!» балалар фестивале узачак. Яшь кунакларны һәм Казан халкын театральләштерелгән тамаша, «Естественно, наука!» лабораториясеннән кызыклы фәнни тәҗрибәләр, бәйрәм концерты, мастер-класслар, конкурслар, шулай ук әкият персонажлары һәм төрле сюрпризлар көтә.

Асфальтта, кәгазьдә, киндер тукымада һәм хәтта Казан Кремленең төп урамында Благовещение соборына кадәр сузылачак гаять зур төргәктә рәсем ясау фестиваль кунаклары өчен иң төп күңел ачуларның берсе булачак.

«Балачак шәһәре» исеме астындагы мәйданчыкта акцияләр, мастер-класслар һәм флешмоб узачак. Биредә «SаMоSтоятельные дети» наркотикларга каршы проектының балалар берләшмәләре үз программалары белән чыгыш ясаячак, ә Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсенең ЮХИДИ белгечләре юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча белемнәрне һәм велосипед йөртү күнекмәләрен тикшерергә чакыралар.

Төп концерт мәйданчыгында 20-дән артык балалар, студентлар һәм фольклор коллективлары чыгыш ясаячак. Татарстан Халыклары дуслыгы йортында тәрбияләнүчеләр дөнья халыклары җырларын һәм биюләрен күрсәтәчәк.

Музей-тыюлыкның Артиллерия ишегалдында балалар өчен әдәби ишегалды оештырылачак, аның программасына викториналар, балалар язучылары белән очрашулар, рольле укулар, буккроссинг һ.б. кертелгән. Барлык теләүчеләр өчен «Библиобус» күчмә комплексы – тәгәрмәчле китапханә эшләячәк.

«Ералаш» студиясе мәйданчыгында казанлылар актерлык осталыгы буенча мастер-класста катнашачак һәм балалар киножурналын төшерүдә катнашу өчен кастингка языла алачак. Ә авыр музыка фанатлары The Road рок мәктәбенең яшь музыкантлары башкаруында рок-балладалар ишетә алачак.

«Әкият» Татар дәүләт курчак театрының «Мактанчык әтәч» спектакле белән чыгышы «Без Кремльне яратабыз!» фестиваленең финал аккорды булачак.

Фестиваль 10.00 сәгатьтә башлана, дип хәбәр итә «Казан Кремле» музей-тыюлыгының матбугат хезмәте.

Барлык яңалыклар