Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
31.05.2019, 10:22

1 июньдә Казанда Балалар тимер юлы ачылачак

Чара кысаларында концерт программасы, конкурслар һәм аниматорлар белән бәйрәм программасы узачак.

(Казан шәһәре KZN.RU, 31-нче май). Иртәгә, 1-нче июньдә, Казанда балалар тимер юлының 12-нче пассажир сезоны ачыла. Ачылган көнне шулай ук яшь тимерьюлчыларның җитештерү практикасы да старт ала.

Бәйрәм тантаналы линейкадан башланачак, анда өлкән сыйныф укучыларына яшь тимерьюлчылар таныклыкларын тапшырачаклар, ә иң актив укучыларга грамоталар һәм бүләкләр биреләчәк. Соңрак биредә концерт программасы, конкурслар һәм аниматорлар белән бәйрәм программасы узачак.

Традиция буенча бу көнне 14 яшькә кадәрге балалар өчен йөрү бушлай булачак. Яшь тимерьюлчылар казанлыларны һәм шәһәр кунакларын «Молодежная» станциясеннән «Изумрудная» станциясенә кадәр һәм кире йөрергә чакыра. «Радуга» поезды дүрт рейс ясаячак: 10.00, 11.23, 14.15 һәм 15.38 сәгатьтә.

Чара 9.00 сәгатьтә Залесный бистәсендәге балалар тимер юлында башланыр дип көтелә, дип хәбәр итә Россия тимер юллары филиалы – Горький тимер юлының корпоратив коммуникацияләр хезмәте.

Барлык яңалыклар

1 июньдә Казанда Балалар тимер юлы ачылачак

<p> (Казан шәһәре KZN.RU, 31-нче май). Иртәгә, 1-нче июньдә, Казанда балалар тимер юлының 12-нче пассажир сезоны ачыла. Ачылган көнне шулай ук яшь тимерьюлчыларның җитештерү практикасы да старт ала. </p> <p> Бәйрәм тантаналы линейкадан башланачак, анда өлкән сыйныф укучыларына яшь тимерьюлчылар таныклыкларын тапшырачаклар, ә иң актив укучыларга грамоталар һәм бүләкләр биреләчәк. Соңрак биредә концерт программасы, конкурслар һәм аниматорлар белән бәйрәм программасы узачак. </p> <p> Традиция буенча бу көнне 14 яшькә кадәрге балалар өчен йөрү бушлай булачак. Яшь тимерьюлчылар казанлыларны һәм шәһәр кунакларын «Молодежная» станциясеннән «Изумрудная» станциясенә кадәр һәм кире йөрергә чакыра. «Радуга» поезды дүрт рейс ясаячак: 10.00, 11.23, 14.15 һәм 15.38 сәгатьтә. </p> <p> Чара 9.00 сәгатьтә Залесный бистәсендәге балалар тимер юлында башланыр дип көтелә, дип хәбәр итә Россия тимер юллары филиалы – Горький тимер юлының корпоратив коммуникацияләр хезмәте. </p>