Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
30.05.2018, 13:50

1 июньдә Казан Кремле балачак иленә әйләнә

“Без Кремльне яратабыз!” фестивалендә кечкенә казанлыларны концертлар, әкият персонажлары, “FIFA 2018” флешмобы һәм әдәбият йорты көтә.

(Казан шәһәре KZN.RU, 30-нчы май). 1 июньдә Казанда Халыкара балаларны яклау көненә багышланган “Без Кремльне яратабыз!” фестивале узачак. Гадәттәгечә, бу көнне “Казан Кремле” музей-тыюлыгы балачак иленә әйләнә. Кечкенә кунакларны һәм аларның әти-әниләрен концертлар, әкият персонажлары, мастер-класслар, асфальтта рәсемнәр ясау, бәйгеләр, кызыклы уеннар көтә.

Кремльгә кергәндә кунакларны әкият персонажлары каршы алачак. Кол Шәриф мәчете янындагы мәйданда “Дөнья балачактан башлана!” концертында өстәмә белем бирү учреждениеләренең һәм ТР Халыклар дуслыгы йортының балалар иҗат коллективлары чыгыш ясаячак. Бу көнне 1 яшь тулган балаларга бүләкләр биреләчәк. Биредә үк футбол буенча дөнья чемпионатына багышланган “FIFA 2018” флешмобы үтәчәк.

“Манеж” күргәзмәләр залында “Шаян ТВ” балалар каналы тәкъдим ителәчәк. Шулай ук “Чудо Миядзаки и великая классика” концерты узачак.

Туп йортында балалар әдәбият ишегалды эшләячәк. Аның программасында – викториналар, мастер-класслар, буккроссинг. Бәйрәм кунаклары “Библиобус” тәгәрмәчле китапханә белән таныша һәм спортка багышланган “Укучы Казан” фотокүргәзмәсен карый ала.

Теләүчеләр рәхәтләнеп асфальтта, кәгазьдә, киндердә һәм “Мяч в игре” зур төргәгендә рәсем ясый алачак. Ул Казан Кремленең Юнкер училищесы буйлап җәеләчәк. Үз программалары белән “SаMоSтоятельные дети” наркотикларга каршы проектның балалар берләшмәләре һәм Татарстан Республикасының Балалар оешмалары советы чыгыш ясаячак. ЮХИДИ белгечләре балаларның юл йөрү кагыйдәләрен белүләрен тикшерәчәк.

Бу көнне шулай ук балалар башкаруында рок тыңлап, “Эко-фермага” барып, “Естественно, наука!” лабораториясенең “Фәнни матч” экспериментында һәм “Татарстан балалары” спорт-күңел ачу программасында катнашып булачак.

Бәйрәм 11.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк, дип хәбәр итә “Казан Кремле” музей-тыюлыгы матбугат хезмәте.

Барлык яңалыклар