В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бу көнне РФ Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча гомумроссия тавыш бирүе узачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы июнь). Казанда 1-нче июльдә, Россия Федерациясе Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча гомумроссия тавыш бирү көнендә, шәһәр пассажир транспорты хәрәкәте эш көне графигы буенча оештырылачак. Бу хакта Транспорт комитеты хәбәр итте.
Исегезгә төшерәбез, 1-нче июльдә РФ Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча гомумроссия тавыш бирү узачак. Бу көн бөтен ил буйлап эшләми торган көн дип игълан ителде. Казанда 25-нче июньнән 461 сайлау участогы эшли башлады, шулардан 427 пункттан һәркем файдалана ала. Татарстан башкаласында Россия Конституциясенә төзәтмәләр кертү мәсьәләсе буенча 914 меңнән артык сайлаучы үз фикерен белдерә алачак.