В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Ел саен фестиваль чараларына 3,5 меңгә якын кеше йөри.
(Казан шәһәре KZN.RU, 30-нчы гыйнвар, Ксения Швецова). 1-нче февральдә Казанда ел саен үткәрелә торган «Ак халатлы фәрештәләр – Ангелы в белых халатах» фестивале старт ала. Киләчәктә сәламәтлек саклау өлкәсендә эшләргә теләгән мәктәп укучыларын һәм абитуриентларны кызыклы очрашулар, чаралар, медицина учреждениеләре буйлап экскурсияләр һәм квестлар көтә. Бу хакта бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Казан дәүләт медицина университеты ректоры Алексей Созинов хәбәр итте.
Инде сигезенче тапкыр үткәрелә торган фестиваль медицина өлкәсенең булачак хезмәткәрләренә аласы һөнәрләре турында мөһим фактлар белергә, медицина белән якыннан танышырга ярдәм итә. Шулай итеп, 1-нче февральдә медицина өлкәсендә эшләргә хыялланган укучылар Татарстанның үзәк район хастаханәләренә, шулай ук Казанның әйдәүче дәвалау һәм профилактика оешмаларына экскурсияләр белән килә алачак. Университетның һәр факультеты эш бирүчеләр белән бергә үз белгечлекләрен тәкъдим итәчәк. Шул ук көнне баш табиблар медицина университетын тәмамлаучылар белән очрашачак һәм эшкә урнашу мөмкинлекләре турында сөйләячәкләр.
«Гадәттә вузларда ачык ишекләр көннәре уза. Без бу чарага бераз башкача якын киләбез. Чөнки берничә ел гына студент буласың - бу тормышның бер этабы гына. Ә киләчәктә аңа поликлиникада, хастаханәдә эшләргә туры киләчәк. Шуңа күрә без студентларга укудан соң көтә торган шартларны һәм мөмкинлекләрне күрсәтергә тырышабыз», - дип аңлатты А.Созинов.
2-нче февральдә барлык теләүчеләр университет белән якыннанрак танышу, А.Созинов белән очрашуда катнашу мөмкинлегенә ия булачак. «Без фестиваль программасын бай эчтәлекле итәргә тырышачакбыз. Киләчәктә медицина хезмәткәрләре булырга теләүчеләр моның җаваплы һәм авыр гына түгел, кызыклы булуын да аңласыннар иде», - дип өстәде КДМУ ректоры.
Фестивальдә катнашучылар өчен шулай ук медицина квесты һәм медицина квизы узачак. Моннан тыш, балалар медицина һәм социаль тематикага лекцияләр тыңлый алачак – КДМУ укытучылары аларны 3-7 февральдә укыячак.
Исегезгә төшерәбез, «Ак халатлы фәрештәләр – Ангелы в белых халатах» медицина фестивале – бу масштаблы һөнәри юнәлеш бирү чарасы. Ел саен фестиваль чараларына 3,5 меңгә якын кеше йөри. Фестиваль программасы турында тулырак мәгълүмат КДМУ сайтында урнаштырылган.