Эшсезләргә шәһәр предприятиеләрендә буш эш урыннары тәкъдим итәчәкләр.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 28 нче ноябрь). 1 нче декабрьдә Казанның Совет районы буенча Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге филиалы инвалидлар өчен вакантлы эш урыннары кече ярминкәсе уздырачак.
Килүчеләргә шәһәр предприятиеләрендәге буш эш урыннары һәм вакантлы вазыйфалар турында сөйләячәкләр, эшкә урнашуда ярдәм күрсәтәчәкләр һәм халыкка эш белән тәэмин итү хезмәте турында мәгълүмат бирәчәкләр.
Шулай ук шәһәрлеләр хезмәт һәм мәшгульлек, дәүләт гарантияләре, һөнәри әзерлек һәм яңадан әзерлек, яшьләрне эшкә урнаштыру программалары буенча консультация ала алачаклар.
Вакансияләрнең кече ярминкәсе 10:00 сәгатьтән 12:00 сәгатькә кадәр түбәндәге адрес буенча узачак: Журналистлар урамы, 13а. Нечкәлекләрне +7(843)273-90-76, +7(843)273-90-86 телефоннары буенча белергә мөмкин булачак, дип хәбәр итә Казанның Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге.