Быел шугалакта ретро атмосфера хөкем сөрәчәк һәм бирегә килүчеләр узган еллар ритмына чумачак.
(Казан шәһәре KZN.RU 29-нчы ноябрь). 1 декабрьдә Казанда Кремль яр буенда урнашкан 1 км озынлыктагы Европада иң озын шугалак ачылачак.
Шугалак ачылу хөрмәтенә бәйрәм узачак. Татар эстрадасы йолдызлары Гөлназ Сәфәрова һәм Илсөя Бәдретдинова шугалак утларын тантаналы рәвештә кабызачак.
Быел шугалакта ретро атмосфера хөкем сөрәчәк һәм бирегә килүчеләр узган еллар ритмына чумачак. Бу сезон яхшы совет фильмнарыннан һәм 80-нче еллар хитларыннан якты хатирәләр һәм музыка белән бизәләчәк.
Шугалак эшендә яңалыклар кертелде. Пенсионерлар өчен бушлай керү каралган. Моннан тыш, килүчеләр өчен тренерның бушлай хезмәтләре дә ачык булачак, ул барлык теләүчеләрне тимераякта шуарга өйрәтә ала – ул һәр пәнҗешәмбе, җомга һәм шимбә көннәрендә 19.00 сәгатьтән 21.00 сәгатькә кадәр эшләячәк.
Казанлылар үз тимераяклары белән керү өчен абонементлар һәм тимераякларны прокатка ала алачаклар. Ә һәр җомга, шимбә һәм якшәмбе көннәрендә 18.00 сәгатьтән 21.00 сәгатькә кадәр ретро-аниматорлар катнашында анимация программасы үткәреләчәк, алар шугалак кунакларының күңелләрен ачачак, ретро-дискотекалар, уеннар һәм башка бик күп нәрсәләр оештырачак.
Шугалак эш көннәрендә – 16.00 сәгатьтән 22.00 сәгатькә кадәр, ял көннәрендә 12.00 сәгатьтән 22.00 сәгатькә кадәр эшләячәк. 16.00-18.00 сәгатьтә - техник тәнәфес, аның алдыннан 14.45 сәгатьтә тимераяклар бирү туктатыла, дип хәбәр итә Кремль яр буеның маркетинг бүлеге.