В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Башкалада термометр баганалары +15,2 градуска кадәр күтәрелгән
Денис Гордийко фотосы
Апрельнең беренче көннәре җылы торса да, төбәктә һава торышы үзгәрә. Татарстан Гидрометеорология үзәге фаразлавынча, 3 апрельдә Казанда явым-төшемле болытлы һава торышы көтелә. Көн дәвамында кыска вакытлы яңгырлар явачак, төнге һәм иртәнге сәгатьләрдә урыны белән томан төшүе ихтимал.
Төнлә 4–6 градус җылы булыр дип көтелә, көндез һава +15 градуска кадәр җылыначак. Синоптиклар җилнең көчәюе турында кисәтә: көньяк-көнчыгыш һәм көньяк җилләре секундына 4–9 метр тизлектә исәчәк, көндез урыны белән җилнең тизлеге секундына 14 метрга җитәргә мөмкин.