В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Ул шагыйрь тормышы һәм иҗаты белән бәйле урамнар һәм истәлекле урыннар буенча салынган.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы август). Казанда яңа туристик маршрут барлыкка киләчәк. «Иске шәһәр» префектурасы һәм «Тарихи мохит» муниципаль бюджет учреждениесе «Тукай тормышы» дигән икетелле экскурсия башлап җибәрә. Маршрут шагыйрь Габдулла Тукай тормышы һәм иҗаты белән бәйле урамнар һәм истәлекле урыннар буйлап салынган.
Экскурсияләр рус һәм татар телләрендә узачак. Төркемне җыю катгый теркәлү буенча алып барыла, +7(904)-714-32-51 телефоны буенча язылу мөмкин.
Яңа туристик маршрутны тәкъдир итү 30-нчы августта булачак. 15:00 сәгатьтә экскурсия рус телендә, 17:30 сәгатьтә – татар телендә узачак, дип хәбәр итә оештыручылар.
Татарстан Республикасы һәм Казан шәһәре көне уңаеннан, 30-нчы августта «Тукай тормышы» экскурсиясенә язылырга өлгерүчеләр өчен катнашу бушлай булачак.