В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Юридик затларга штраф 50 мең сумга кадәр арттырылган
Татарстан башкаласында коела торган йөкләрне өстен капламыйча ташый торган зур йөк автомобильләренә цифрлы контроль системасы ярдәмендә 146 хокук бозу теркәлгән. Чагыштыру өчен, узган елның соңгы алты аенда 2668 шундый очрак теркәлгән. Тәртип бозулар санының шактый кимүе штрафларның күләмен арттыру белән бәйле. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә административ комиссияләр эшчәнлеген оештыру идарәсе башлыгы Наил Биктаһиров хәбәр итте.
«Контроль җәзасыз эшләми. Без штраф суммаларына, бигрәк тә юридик затлар өчен, төзәтмәләр керттек. Система гаделрәк була башлады. Без барысы да үз җаваплылыгына аңлы рәвештә караячак вакытлар турында хыялланабыз, әмма әлегә, контрольсез, бу мәсьәләләрне без хәл итә алмыйбыз», – диде шәһәр мэры Илсур Метшин.
Мондый хокук бозулар өчен башта минималь штраф 2 мең сум булган, юридик затлар өчен – кисәтүдән 200 мең сумга кадәр.
«Бу җәза гаделлеге принцибын тулысынча чагылдырмады. Әмма чынлыкта исә төп хокук бозучылар булып нәкъ менә юридик затлар тора. Шуны исәпкә алып, гаделрәк һәм адреслы якын килү тәкъдим ителде», – дип аңлатты Наил Биктаһиров.
Бүгенге көндә йөк транспорт чарасы хәрәкәте өчен кузовны тиешенчә капламыйча йөргән гражданнар өчен 5 мең сум штраф һәм юридик затлар өчен 50 мең сум каралган. «Без йөк машиналары коела торган йөкләрне өстен капламыйча бара торган видеоязмаларны күрдек – бу чын вәхшилек һәм кешеләргә ихтирамсызлык. Зур йөк машиналары чыккан төп урыннарны билгеләргә һәм анда видеофиксация урнаштырырга кирәк, без бу мәсьәләне цифрлы ысуллар белән нәтиҗәлерәк күзәтә һәм, шул исәптән тәртипкә өйрәтә алсын өчен эшлибез», – дип ассызыклады Илсур Метшин.
Цифрлы контрольнең беренче проекты – коела торган йөкләрне өстен капламыйча ташучы зур машиналар хәрәкәтенә тәүлек буе мониторинг – 2024 елда эшләтеп җибәрелгән иде.