В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Республикада электр сиреналарын 3-нче мартта эшләтеп җибәрәчәкләр.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 2-нче март). Ике көн дәвамында, 3-нче һәм 4-нче мартта, Казанда һәм Татарстанның муниципаль районнарында гадәттән тыш хәлләр турында халыкка хәбәр итү системаларын тикшерәчәкләр. ТР Гражданнар оборонасы эшләре һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы халыкны тикшерү турында кисәтә һәм тынычлык саклауны сорый.
Тикшерү гражданнар оборонасы идарәсенең техник системасын һәм гадәттән тыш хәлләрдә халыкка хәбәр итү системасын даими әзерлек хәлендә тоту өчен даими рәвештә үткәрелә. Төбәк, җирле һәм локаль системалар, шул исәптән гадәттән тыш хәлләр килеп чыгу куркынычы турында халыкка тиз арада хәбәр итүнең комплекслы системасы тикшереләчәк.9.30 сәгатьтән 10.30 сәгатькә кадәр республика муниципаль берәмлекләрендә сиреналы сөйләм җайланмаларын тикшерү узачак. Шул ук вакытта Бердәм дежур-диспетчерлык хезмәте белән автоматик режимда локаль хәбәр итү системаларын эшләтеп җибәрү планлаштырыла.
10.00 сәгатьтән 10.30 сәгатькә кадәр Казанда һәм Татарстанның башка муниципаль берәмлекләрендә С-40 электросиреналарын тикшерәчәкләр.
10.30 сәгатьтән 11.30 сәгатькә кадәр телерадиотапшыру челтәрләре аша тикшерү хәбәрләрен тапшыру планлаштырыла – ТНВ телеканалында һәм 1-нче, 2-нче мультиплекс (РТРС-1,2) эфир телевидениесе һәм радиотапшыруларының цифрлы каналларында.
10.30 сәгатьтән 11.30 сәгатькә кадәр хәбәр итү системалары булган һәм 1-2 класс куркыныч җитештерү объектларына кертелгән ДДС предприятиеләрнең локаль хәбәр итү системалары тикшереләчәк.