В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Әлеге күренеш суүткәргечне урнаштыру эшләре белән бәйле
Денис Гордийко фотосы
Казанның кайбер урамнарында транспорт хәрәкәте чикләнә. Әлеге күренеш суүткәргечне урнаштыру эшләре белән бәйле. Бу хакта Транспорт комитеты хәбәр итә.
Әйтик, 27 ноябрьдән 12 декабрьгә кадәр Коротченко урамында урнашкан 5 нче номерлы йорт янындагы юл өлешчә ябылачак.
26–27 ноябрьдә Рөстәм Яхин урамында, Мәскәү урамындагы 2а номерлы йорт тирәсендәге юл транспорт хәрәкәте өчен тулысынча ябык булачак.
22 декабрьдән 23 декабрьгә кадәр Рөстәм Яхин урамындагы 4 нче номерлы йорт тирәсендә хәрәкәт өлешчә чикләнәчәк.