Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
30.03.2026, 13:48

Казанның Горький исемендәге ял паркында быел яңа күзәтү мәйданчыгы барлыкка киләчәк

Төзекләндерү эшләре илкүләм «Тормыш өчен инфраструктура» проекты кысаларында гамәлгә ашырыла

Денис Гордийко фотосы

Быел Горький исемендәге паркның 90 еллыгы билгеләп үтелә. Юбилей уңаеннан иҗтимагый киңлектә яңа күзәтү мәйданчыгы барлыкка киләчәк. Сөзәклек кырыеннан 2,5 метрга чыгып торачак әлеге корылма янында башкала халкы яңа шәһәр күренеше белән хозурлана алачак. Төзекләндерү эшләре илкүләм «Тормыш өчен инфраструктура» проекты кысаларында гамәлгә ашырыла. Аппарат киңәшмәсендә төзекләндерү планнары турында Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Альберт Шәйнуров хәбәр итте.

Казан мэры Илсур Метшин шәһәрдә мондый төр ял урыннарына ихтыяҗ зур булуын билгеләп үтте. «Горький исемендәге паркта күзәтү мәйданчыгы халык тарафыннан күптән сорала. Ул Яңа Савин районын яңача күзәтергә мөмкинлек бирәчәк. «Елмай» паркындагы яки Фукс бакчасындагы мондый урыннар шәһәр халкына һәм туристларга бик ошый. Әмма Горький паркының аның үз үзенчәлеге, үз матурлыгы! Шуңа күрә без яңа мәйданчык халык тарафыннан яратып йөри торган популяр урынга әйләнер дип өметләнәбез», - дип билгеләде Илсур Метшин.

Шәһәр башлыгы искә төшергәнчә, Казан – Россиядә беренчеләрдән булып иҗтимагый киңлекләрне яңарту буенча системалы эш башлаган шәһәр. «Илебездә төзекләндерү мәсьәләсенә кагылышлы яңа алымнар әле формалашып кына килүгә карамастан, без инде Горький исемендәге ял паркын ун ел элек яңарта башладык. Бүген биредә кайбер зоналар төзекләндерүгә мохтаҗ, әмма Парклар һәм скверлар дирекциясе объектны тиешле дәрәҗәдә карап тота. Без инде Җиңү монументы янындагы киңлекне һәм паркка төп керү юлын яңарттык», - дип өстәде Илсур Метшин.

Яңа күзәтү мәйданчыгы коймалап алыначак һәм ландшафтны ассызыклый торган яктырткыч белән бизәләчәк. Альберт Шәйнуров хәбәр иткәнчә, башкала халкының, кунакларның, сәяхәтчеләрнең игътибарын җәлеп итәрлек, аларны илһамландырырлык ял итү урыны булдыру проектның төп максаты булып тора.

Паркны төзекләндерү эшләре 2015 елда иҗтимагый киңлекләрне үстерүгә кагылышлы республика программасы кысаларында башланып киткән. 2023–2024 елларда Николай Ершов урамы ягыннан керү юлы яңартылган. Шулай ук, Альберт Шәйнуров сүзләренчә, паркны Подлужная урамы белән тоташтыра торган баскыч ясау бик әһәмиятле эш булган. «Элек моннан Казансу буена төшү бик кыен иде, баскыч ясалганнан соң парктан Казансу ярына чыгу үзе бер хозурлык», - дип аңлатты Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 30.03.2026
Видеорепортаж
30.03.2026 12:10
2026 елда Казанда дүрт иҗтимагый киңлек төзекләндерелә
Барлык яңалыклар