В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Кыш шартларында эшкә әзерлек техникасы смотры «Горводзеленхоз Тресты»МУПДА
Кыш шартларында эшкә әзерлек техникасы смотры
«Горводзеленхоз Тресты»МУПДА
14 сентябрьдә «Трест Горводзеленхоз» МУПДА, Казан шәһәренең Гражданнарны яклау идарәсе җитәкчелегендә, кыш шартларында эшләргә техника һәм шәхси состав әзерлеге смотры узды.
Бу предприятиегә бик мөһим миссия йөкләнгән – туган шәһәребезне матур итү! Алар чәчәкләр, агачлар, куаклар, газоннар утырталар, сугаралар һәм кайгырталар. Моннан тыш, «Трест Горводзеленхоз» МУП Вахитов һәм Идел буе районнарының урам-юл челтәренә хезмәт күрсәтә. Җәй көне юлларны чистарту һәм сугару, кышын кар чистарту белән шөгыльләнә. Моның өчен оешмада универсаль махсус техника җитәрлек, кышкы чорга 71% яңадан җиһазландырылган. Быел 27 берәмлек яңа техника - катнаш юл машиналары (КДМ) һәм тракторлар сатып алынган. «КОРИБ» дәүләт корпорациясенең республика программасы буенча ел ахырына кадәр 22 берәмлек техниканы капиталь ремонтлау планлаштырыла. Бозлавыкка каршы көрәшү өчен реагент запасы һәм ком-тоз катнашмасы формалаштырылган диярлек.