В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Янгын сүндерүчеләр килгәнче бинадан 700 укучы һәм 50 мәгариф учреждениесе хезмәткәре эвакуацияләнде.
(Казан шәһәре KZN.RU, 11-нче февраль). Идел буе районының 186-нчы номерлы лицеенда янгын кыска вакыт эчендә бетерелде. Янгын сүндерүчеләр килгәнче үк өске киемнәрен кигән 700 укучы һәм 50 мәгариф учреждениесе хезмәткәре эвакуацияләнде. Зыян күрүчеләр юк.
112 ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына янгын турындагы хәбәр 11-нче февраль 12.02 сәгатьтә килде. Башлангыч мәгълүматларга караганда, беренче катта урнашкан информатика кабинетында 1 кв.метр мәйданда җиһаз янган. Янгын 12.27 сәгатьтә бетерелде, дип хәбәр иттеләр Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсендә.
Укучыларны өйләренә озаттылар, чөнки мәктәптә беренче сменада шөгыльләнәләр. Хәзер кабинетта җыештыру эшләре бара. Иртәгә уку процессы штат режимында дәвам итәчәк, дип хәбәр иттеләр Казан Мәгариф идарәсендә.