В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Билетсыз йөргән өчен 2,5 мең сум күләмендә штраф каралган
Марат Мөгыйнов фотосы
Узган атнада Казанның җир өсте электр транспортында билетсыз йөрүнең тугыз очрагы ачыкланган. Билетсыз йөрүче затларның барысына да административ хокук бозу турында беркетмәләр төзелде, дип хәбәр итә «Метроэлектротранс» муниципаль унитар предприятиесе.
Предприятиенең контроль-ревизия бүлеге хезмәткәрләре Казанның Транспорт комитеты белән бергә төрле маршрутлар буенча даими рейдлар үткәрә.
Шәһәрлеләргә, пассажирлар юлда йөрү өчен бер тукталыш арасында түләргә тиешлеген искә төшерәләр. Валидаторда түләү расланганын көтәргә яки юлда йөрү өчен акчалата түләнгән очракта, машина йөртүчедән чек алырга кирәк.
Җәмәгать транспортында билетсыз йөргән өчен гражданнарга 2,5 мең сум күләмендә штраф салына. Аны түләү өчен 60 көн вакыт бирелә.
Элегрәк хәбәр ителгәнчә, Казан трамвайларында һәм троллейбусларында юлда йөрү өчен акчасыз түләүнең яңа ысулы – Bluetooth тамгалары кулланыла башлады. Хәзер пассажирларның Яндекс Go кушымтасында маршрут төзү һәм билет сатып алу мөмкинлеге бар: смартфон автомат рәвештә транспортны билгели һәм берничә секунд эчендә юлда йөрү өчен түләүне тотып кала.